3 февральдә Бигәнәй фельдшер-акушерлык пункты мөдире Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы авыл халкы белән " Сак булыгыз! "Тычкан бизгәге"дигән темага сөйләшү алып барды.
2023-2024 елларда Саба районында ГЛПС очраклары артты. Авыруның югары күрсәткечләре соңгы елларда кимерүчеләрнең активлыгы артуы, шулай ук халыкның профилактика чараларын үтәмәве белән аңлатыла.
Шуңа бәйле рәвештә, фельдшерлар Саба районы халкы белән аңлату эшләре алып баралар – ГЛПСНЫ профилактикалау чаралары, шулай ук бу авыруның мөмкин булган катлауланулары турында искә төшерәләр.