22 июля на базе Центра детского творчества прошло торжественное мероприятие «Помоги собраться в школу!» для учащихся из малообеспеченных и многодетных семей. Благотворительная помощь была оказана 27 учащимся, из них 6 будущие первоклассники. Глава Сабинского муниципального района Раис Нургалиевич Минниханов вручил детям школьные портфели и поздравил их с наступающим праздником. Также семьям была оказана спонсорская помощь индивидуальными предпринимателями и организациями района.
Балаларны чәчәк ата торган үсемлекләр белән таныштыру максатыннан, балалар белән “Балачак” бакчасының гөлбакчасына экскурсия оештырылды. Җир кишәрлегендә мәктәпкәчә учреждение, бакча булдыру зур тәрбияви әһәмияткә ия.
14-18 июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форумы узды.
Медиа Биләр Форум – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена.
Җәйге сәламәтләндерү чоры-балаларны савыктыруга, физик үстерүгә һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар системасы гамәлгә ашырыла торган сезонлы вакыт кисемлеге. Патриотизм хисе эчтәлеге буенча күпкырлы. Бу-туган җиргә мәхәббәт тә, үз халкы өчен горурлык та, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксыну аны саклау да, үз илеңнең байлыгын саклап калу һәм арттыру теләге дә.
Бәйрәмгә кунакка эшләпә патшасы килде. Балалар Королевага баш киемнәре вариантларын ачыкларга булыштылар. Цилиндр, берет, салам эшләпәсе, фетр эшләпәсе, чепчик, панама, фуражка кебек баш киемнәре төрләрен ачыкладылар. Эшләпәне нәрсәдән ясауларын белделәр. Аннан соң «Кемнең эшләпәсе тизрәк?» , "Яшь дизайнер», «Эшләпәне күчер" уеннарын уйнап күңел ачтылар. Карнавалның йомгаклау өлешендә мода күрсәтелде, анда барлык тәрбияләнүчеләр дә үзләренең баш кименәрен күрсәтә алдылар.
Бүген «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерында «Сәләт Саба» аланының ябылу тантанасы булды. 21 көн дәвамында сәлкешләр сәләт дөньясында кайнадылар, яңа күнекмәләр үзләштерделәр.
«Әллүки» балалар бакчасында җәй көне бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уза. Бүген көн экспериментлауга багышланган иде, аның максаты-балаларны суның кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру, кул астындагы предметларны кулланып, катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү.
Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, яңа балалар әдәбияты белән танышу өчен, район китапханәсенә бардылар.
2нче июль көнне "АгроВолга 2021 халыкара күргәзмәсе кысаларында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабында жиңүчеләрне бүләкләү узды. Иштуган мәктәбе укучылары әлеге конкурста жиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Кече яшьтән балаларның Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү турында белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәңгелек ут, билгесез солдат, тыл ветераннары хәйкәлләренә экскурсия оештырылды.