"Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

22 июль көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә Байлар Сабасында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 27 балага портфельләр, уку кирәк-яраклары тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов бүләкләде, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.

Акция кысаларында авыл мәктәпләрендә укучыларны бүләкләү һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Укучыларга шулай ук мәктәп портфельләре һәм акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Район буенча быел 115 балага ярдәм күрсәтелә, әлеге укучыларның 32се 1 класска бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International