Мичән авыл җирлегендә физик затлар техникасына техник карау

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 19 маенда Мичән авыл җирлегендә физик затлар техникасына техник карау уздырылды.

Тикшерүгә 17 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында яктырту приборларына, тормоз системасын контрольдә тоту чараларына, руль идарәсенә, техниканың техник торышына, тиешле категорияле таныклыклар һәм ОСАГО полислары булуына аерым игътибар бирелде. Шул ук вакытта катнашучылар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмәләр үткәрелде, чарада авыл җирлеге башлыгы А.А. Гәрәев катнашты.

Техника хуҗалары әлеге чарага техникаларны намус белән әзерләргә тырышканнар. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау үтү турында таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International