Биләрдә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы тәмамланды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

14-18 июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форумы узды.
Медиа Биләр Форум – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Форум фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар дип исемләнгән юнәлешләрдә утте. Әлеге сменада Саба районының 9 укучысы катнашты.
Укучылар Форум дәвамында алдынгы экспертлар белән очраштылар, мастер-классларда, дискуссия мәйданчыкларында практик һәм иҗади биремнәр эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International