Бәйрәмгә кунакка эшләпә патшасы килде. Балалар Королевага баш киемнәре вариантларын ачыкларга булыштылар. Цилиндр, берет, салам эшләпәсе, фетр эшләпәсе, чепчик, панама, фуражка кебек баш киемнәре төрләрен ачыкладылар. Эшләпәне нәрсәдән ясауларын белделәр. Аннан соң «Кемнең эшләпәсе тизрәк?» , "Яшь дизайнер», «Эшләпәне күчер" уеннарын уйнап күңел ачтылар. Карнавалның йомгаклау өлешендә мода күрсәтелде, анда барлык тәрбияләнүчеләр дә үзләренең баш кименәрен күрсәтә алдылар.
Шулай ук барлык эшләпәләр ярдәмендә күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә күпме төрле эшләпәләр тәкъдим ителде. Әйтерсең лә, тылсымга буйсынып эшләпә корылмалары үсеп чыкты, алар бөтен бәйрәмнең бизәге булды!