Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы чәчәклегендә

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Балаларны чәчәк ата торган үсемлекләр белән таныштыру максатыннан, балалар белән “Балачак” бакчасының гөлбакчасына экскурсия оештырылды. Җир кишәрлегендә мәктәпкәчә учреждение, бакча булдыру зур тәрбияви әһәмияткә ия. Балалар тәрбияче белән бергә үсемлекләр үстереп, аларны карарга өйрәнәләр, үсемлекләрнең тормышы турында беләләр, Хезмәткә һәм яшел үсентеләргә сакчыл караш тәрбиялиләр. Балачакта тере табигать белән аралашудан алган якты хис-кичерешләр хәтердә озак саклана һәм табигать турында дөрес күзаллаулар формалаштыру өчен нигез булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International