Саба № 4 "Кынгырау" балалар бакчасында җәйге сәламәтләндерү чоры

2021 елның 16 июле, җомга

Җәйге сәламәтләндерү чоры-балаларны савыктыруга, физик үстерүгә һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар системасы гамәлгә ашырыла торган сезонлы вакыт кисемлеге. Патриотизм хисе эчтәлеге буенча күпкырлы. Бу-туган җиргә мәхәббәт тә, үз халкы өчен горурлык та, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксыну аны саклау да, үз илеңнең байлыгын саклап калу һәм арттыру теләге дә.

Тәрбиячеләрнең төп бурычы-ил казанышлары өчен җаваплылык һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Җәйге чорга төзелгән тематик план нигезендә педагоглар тарафыннан истәлекле даталарга багышланган чаралар үткәрелә.

Балалар бакчасы территориясеннән башлап ук милли мәдәният белән танышалар. Безнең балалар бакчасында булдырылган шартлар татар мәдәнияте белән дә, республикада яшәүче башка халыкларның мәдәнияте белән дә җиңелрәк һәм кызыклырак танышуга ярдәм итә. «Сабантуй», «Россия көне», «Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу көне», «Яңгыр боткасы», татар һәм рус язучыларының әкиятләрен сәхнәләштерү кебек чаралар бик кызыклы итеп үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International