Бүген «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерында «Сәләт Саба» аланының ябылу тантанасы булды. 21 көн дәвамында сәлкешләр сәләт дөньясында кайнадылар, яңа күнекмәләр үзләштерделәр. Яңа табышлар, яңа кичерешләр, яңа дуслар... 5 көн дәвамында Биләрдә узган Форумда да үзләренең көчләрен сынап кайттылар. Лагерьда узган һәр күңелле вакыйга җәйге ялның матур мизгеле булып сәлкешләр күңелендә уелып калачак.