Кече яшьтән балаларның Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү турында белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәңгелек ут, билгесез солдат, тыл ветераннары хәйкәлләренә экскурсия оештырылды. Балалар якташыбыз Закиров Гали Закир улы, райондашларыбыз Башкиров Иван Сергей улы, Хаҗиев Вәлит Хаҗиәхмәт улы, Хабибуллин Зәки Хәбибулла улы батырлыклары белән таныштылар. Сугышка киткән, бәхетле киләчәгебез өчен көрәшеп яу кырында ятып калган райондашларыбызны искә алдылар. Әти – әниләре белән берлектә мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.