Саба балалар сәнгать мәктәбе укчылары Саба туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Ләйсән Зарипова белән очрашу узды.
7 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 3 «А» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Л.М.Сәлахиева) «Вместе против гриппа» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты – балаларны грипп һәм салкын тию авыруларын профилактикалау ысуллары белән таныштыру, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү. Чара башында балаларга «ГРИПП» дигән видеоролик күрсәтелде. Шуннан соң «Что такое вирусы?», «Важно ли делать прививки?» дип исемләнгән кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Балалар хәзерге заманда кешегә янәшәдә вируслар һәм авырулар булганда яшәү куркыныч һәм прививка ясатуның мөһимлеге турында белделәр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, табышмаклар чиштеләр, вируслар һәм витаминнар турында күп файдалы мәгълүмат белделәр. Үзләрен табиблар ролендә «Грипп и вирусы» уены уйнаганда сынап карадылар. Уен барышында грипптан һәм салкын тиюдән ничек сакланырга, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында кабатладылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча буклетлар алдылар.
Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы коллективы Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Изгелек юлында” дип исемләнгән концерт оештырды.
6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында авыл китапханәсе һәм Кырбаш авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балалар көләргә тиеш» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары, музыка һәм күңелле биремнәр белән башланып китте. Балалар клоун Клепа белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, Убырлы белән бергә кызыклы биремнәр чиштеләр. Мальвина белән куңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Әкият геройлары белән аерылышып, барлык балалар һәм аларның әти-әниләре елмайды, димәк, мондый чаралар юкка гына оештырылмый.
6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында авыл китапханәсе һәм Кырбаш авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балалар көләргә тиеш» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары, музыка һәм күңелле биремнәр белән башланып китте. Балалар клоун Клепа белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, Убырлы белән бергә кызыклы биремнәр чиштеләр. Мальвина белән куңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Әкият геройлары белән аерылышып, барлык балалар һәм аларның әти-әниләре елмайды, димәк, мондый чаралар юкка гына оештырылмый.
Ярдәм һәм таяныч барлык кешеләргә дә кирәк . Әмма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аларга аеруча мохтаҗ . Үз мәнфәгатьләрен яклау, күп нәрсәне күрсәтә алуыңны раслау , фикердәшләрең булса, күпкә җиңелрәк . 5 декабрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "яхшы кәеф сезне ташламас" дигән концерт - күңел ачу программасы оештырдылар. Күңелле җырлар, биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар бик теләп җырлар тыңладылар, биюләр карадылар һәм барлык күңелле конкурсларда катнаштылар. Ахырда алар турында кайгыртучы , алар турында уйлаучы кешеләр булганнары һәм аларның тормышын төрлеләндерергә һәм бизәргә тырышулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Йөрәк җылысы” концертын тәкъдим итте.
Халыкара инвалидлар көне ел саен 3 декабрьдә үткәрелә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тулы канлы һәм тыныч яшәү мөмкинлеге бирми торган проблемаларга җәлеп итүгә, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
3 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен "Йөрәк жылыбызны кушып, сезне хөрмәтләп" дип исемләнгән онлайн концерт үткәрелде. Концертны Эзмә, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Мингәр, Көек, Сәрдә авыл клублары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре куйдылар.
Концерт программасының эчтәлеге бик бай булды һәм югары дәрәҗәдә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре үз тыңлаучыларына сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, җан җылысы һәм тынычлык теләп саубуллаштылар.
3 декабрь көнне район мәдәният йортында " Кояш бөтен кешегә бертигез яктыта!Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара.
Концерт программасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашты.
Чыгыш ясаучыларның барысына да, аларның әти-әниләренә һәм кунакларга зур рәхмәт!