Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы коллективы Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Изгелек юлында” дип исемләнгән концерт оештырды.

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

7 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен  Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары тарафыннан “Изгелек юлында” дип исемләнгән концерт оештырылды.  Кичә барышында  балалар узләренең чыгышлары белән барлык тамашачыларны сөендерделәр. Кечкенә артистларның һәр номерын балалар көчле алкышлар белән каршы алды. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч музыка дөньясы белән очрашты, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International