Игровая программа «Должны смеяться дети»

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

6 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында авыл китапханәсе һәм Кырбаш авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Балалар көләргә тиеш» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, әкият геройлары, музыка һәм күңелле биремнәр белән башланып китте. Балалар клоун Клепа белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, Убырлы белән бергә кызыклы биремнәр чиштеләр. Мальвина белән куңелле уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Әкият геройлары белән аерылышып, барлык балалар һәм аларның әти-әниләре елмайды, димәк, мондый чаралар юкка гына оештырылмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International