Концерт " һәм яхшы кәеф сезне ташламас !»

2020 елның 6 декабре, якшәмбе

Ярдәм һәм таяныч барлык кешеләргә дә кирәк . Әмма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аларга аеруча мохтаҗ . Үз мәнфәгатьләрен яклау, күп нәрсәне күрсәтә алуыңны раслау , фикердәшләрең булса, күпкә җиңелрәк . 5 декабрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "яхшы кәеф сезне ташламас" дигән концерт - күңел ачу программасы оештырдылар. Күңелле җырлар, биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар бик теләп җырлар тыңладылар, биюләр карадылар һәм барлык күңелле конкурсларда катнаштылар. Ахырда алар турында кайгыртучы , алар турында уйлаучы кешеләр булганнары һәм аларның тормышын төрлеләндерергә һәм бизәргә тырышулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International