9 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә бию бүлеге укучылары (укытучылары Гарипова Г.М.) белән «Игелек сәнгате»дигән мастер-класс үткәрелде. Чарага Zumba инструкторы Зарипова Ләйсән Азат кызы чакырылган иде. Ул Zumba стилендә бию флешмобы үткәрде. Укучылар Ләйсән белән бер дулкында Латин Америкасы ритмнарын өйрәнделәр, рәхәтләнеп биеделәр. Балалар бүгенге мастер-класстан бик күп уңай, җылы тәэсирләр алдылар. Ләйсән Зарипова белән очрашу укучыларга алга таба тормышка зур ихтыяр көче өстәде.