Информационный час «Вместе против гриппа»

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

7 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицееның 3 «А» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Л.М.Сәлахиева) «Вместе против гриппа» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты – балаларны грипп һәм салкын тию авыруларын профилактикалау ысуллары белән таныштыру, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү. Чара башында балаларга «ГРИПП» дигән видеоролик күрсәтелде. Шуннан соң «Что такое вирусы?», «Важно ли делать прививки?» дип исемләнгән кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Балалар хәзерге заманда кешегә янәшәдә вируслар һәм авырулар булганда яшәү куркыныч һәм прививка ясатуның мөһимлеге турында белделәр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, табышмаклар чиштеләр, вируслар һәм витаминнар турында күп файдалы мәгълүмат белделәр. Үзләрен табиблар ролендә «Грипп и вирусы» уены уйнаганда сынап карадылар. Уен барышында грипптан һәм салкын тиюдән ничек сакланырга, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында кабатладылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International