Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы “Йөрәк җылысы” концертын тәкъдим итте.

2020 елның 4 декабре, җомга

4 декабрь көнне  Урта Саба авылы халкына Саба балалар  сәнгать мәктәбе коллективы “Йөрәк җылысы”  дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта барлыгы 40 укучы һәм коллектив катнашты. Концерт җырлар , биюләр белән үрелеп барды. Укучыларыбызның ялкынлы чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Концерт программасында туган як, халыклар дуслыгы, әниләргә хөрмәт, әтиләр батырлыгы темалары яктыртылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы искә алынып, ветераннарга карата хөрмәт хисләре җиткерелде. Концерт эчтәлекле булды һәм югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International