Лесхоз бистәсе интернат йорты инвалидлары һәм өлкәннәре өчен онлайн концерт

2020 елның 4 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне ел саен 3 декабрьдә үткәрелә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тулы канлы һәм тыныч яшәү мөмкинлеге бирми торган проблемаларга җәлеп итүгә, аларның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
3 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен "Йөрәк жылыбызны кушып, сезне хөрмәтләп" дип исемләнгән онлайн концерт үткәрелде. Концертны Эзмә, Мишәбаш, Кызыл Мишә, Тимершык, Югары Симет, Мингәр, Көек, Сәрдә авыл клублары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре куйдылар.
Концерт программасының эчтәлеге бик бай булды һәм югары дәрәҗәдә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре үз тыңлаучыларына сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге, җан җылысы һәм тынычлык теләп саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International