ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы гармунчылар ансамбле белем  бәйрәмендә чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
август, 2021 ел
сишәмбе

30 августта Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чарада котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясады. Концерт эпидемиягә каршы чараларны үтәү белән узды.


30
август, 2021 ел
дүшәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» бию коллективы Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмдә чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы  көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27
август, 2021 ел
җомга

27 августта «Ямьле Саба» яр буенда Салават Фәтхетдиновның Республика көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт ике сәгать дәвам итте, Салават иҗатын яратучыларның күбесе аңа чыгыш дәвамында аягүрә басып җырлады. Җырчы җырлар арасындагы тәнәфесләрдә тамашачылар белән төрле темаларга аралашты.

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен "Мәңге яшә,минем  Татарстан" уены үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мишә авыл җирлеге Килдебәк авыл җирлеге белән берлектә Тимыршык авылында балалар катнашында «Күңелле ял итегез» дип исемләнгән концерт оештырдылар. Концерт Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Күчмә концертлар-ул үзеңне, үз осталыгыны, үз иҗатыңны күрсәтү мөмкинлеге. Ә балалар өчен бу бәһасез тәҗрибә, алар аны мәңгегә истә калдырачак. Концерт искиткеч, дәртле булды. Балалар төрле күңелле биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уен коралларында уйнадылар, татар җырларын җырладылар, гимнастик биюләр башкардылар. Тамашачылар яшь артистларыбызны көчле алкышларга күмделәр.


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Шекше мәдәният йортында көтеп алынган мөһим вакыйга булды, авыл халкы алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Егерменче йөзнең 30 нчы елларында ук нигез салынган коллектив республикабызның бөтен дөньяда визит карточкасы булып тора, артистлар башкаруында матур җырлар яңгырый һәм татар халкының кабатланмас биюләре тәкъдим ителә. Тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулаган ансамбльнең хезмәте барлык мактауларга һәм бүләкләргә лаек.
Бу кичтә Шекше һәм Алан - Елга авылларында яшәүчеләргә чын сәнгать белән хозурлану мөмкинлеге тудырылды. Әлеге чара Саба районы, мәдәният бүлеге җитәкчелеге теләктәшлеге һәм "Игенче" ҖЧҖ ярдәме белән оештырылды. Концерт тәмамланганнан соң тамашачылар ансамбльне аягүрә басып алкышладылар, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф. Заһидуллин исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәре Килдебәк авыл мәдәният йорты һәм Лесхоз бистәсе балалары белән берлектә «Күңелле ял итегез» дип исемләнгән картлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен концерт оештырдылар һәм үткәрделәр.
Картлар йорты-ул шундый җир, кайда игьтибар беркайчанда аз тугел. Без мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга ешрак килергә һәм аларны концерт номерлары белән сөендерергә тырышабыз. Бүген дә безне яратып каршы алдылар. Ә без аларны гармунчылар чыгышы, җырлар, татар биюе белән сөендердек, шулай ук балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Концерт күңелле үтте.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

17 август көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлар өчен "Ямьле Саба"проекты буенча экскурсия оештырдылар. Туристлар Саба Урман хуҗалыгы тарихы музеенда һәм "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар.Дендро бакчага экскурсия уздырдылар. Бакча территориясендә "Ябалакта кунакта"булдылар. Аннан соң "Сабантуй"мәдәни-күңел ачу комплексында булдылар. Музей хезмәткәрләреннән кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук Тамчыгөл Рафаил кызы районның истәлекле урыннары турында сөйләде. Көн бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Барысы да бик канәгать калдылар, онытылмас тәэсирләр алып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International