30 август көнне "Ямьле Саба" яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең “Асылташ” бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.) бүгенге бәйрәмне үзенең дәртле биюләре белән бизәде. Ирланд һәм татар халык биюләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.