Шекше мәдәният йортында көтеп алынган мөһим вакыйга булды, авыл халкы алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Егерменче йөзнең 30 нчы елларында ук нигез салынган коллектив республикабызның бөтен дөньяда визит карточкасы булып тора, артистлар башкаруында матур җырлар яңгырый һәм татар халкының кабатланмас биюләре тәкъдим ителә. Тамашачыларның мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулаган ансамбльнең хезмәте барлык мактауларга һәм бүләкләргә лаек.
Бу кичтә Шекше һәм Алан - Елга авылларында яшәүчеләргә чын сәнгать белән хозурлану мөмкинлеге тудырылды. Әлеге чара Саба районы, мәдәният бүлеге җитәкчелеге теләктәшлеге һәм "Игенче" ҖЧҖ ярдәме белән оештырылды. Концерт тәмамланганнан соң тамашачылар ансамбльне аягүрә басып алкышладылар, мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф. Заһидуллин исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады.