Татарстан Республикасы көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен мастер-класс үткәрелде.

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

30 августта һәр елны Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы рәсем бүлеге укытучылары (Сафина Р.К., Иванова М. И., Мифтахова Ф. И.) ачык һавада укучылар өчен "Татарстан Республикасы балалар күзлегеннән"дигән темага мастер-класс үткәрделәр. Әңгәмә үткәреп, булачак рәсемнәр композициясенең нечкәлекләре турында фикер алышып, укытучылар укучылар белән бергә төсле акбурлар белән рәсем ясарга керештеләр. Бердәм команда эше уңай нәтиҗәләргә китерде - асфальтта матур, якты, татар колоритын чагылдырган рәсемнәр пәйда булды. Һәр укучы үз хезмәтләре өчен татлы күчтәнәч алды. Татарстан Республикасы көнен үткәрүнең мондый форматы укучыларга ошады, республикабыз тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксыну өчен этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International