27 нче август көнне “Ямьле Саба” яр буенда Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен "Мәңге яшә,минем Татарстан" уены үткәрелде. Чараны фортепиано бүлеге укытучылары Республика көненә багышлап әзерләде.
Квест барышында укучылар табышмаклар һәм кроссвордлар рәвешендә төрле биремнәр чиштеләр. Станцияләр буенча узганда балалар Татарстан Республикасы, аның истәлекле урыннары, милли традицияләре, безнең төбәкнең танылган шәхесләре турында белемнәрен ныгыттылар. Чара төрле уен кораллары кулланып әзерләнгән импровизация-флешмоб белән тәмамланды.