17 август көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлар өчен "Ямьле Саба"проекты буенча экскурсия оештырдылар. Туристлар Саба Урман хуҗалыгы тарихы музеенда һәм "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар.Дендро бакчага экскурсия уздырдылар. Бакча территориясендә "Ябалакта кунакта"булдылар. Аннан соң "Сабантуй"мәдәни-күңел ачу комплексында булдылар. Музей хезмәткәрләреннән кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук Тамчыгөл Рафаил кызы районның истәлекле урыннары турында сөйләде. Көн бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Барысы да бик канәгать калдылар, онытылмас тәэсирләр алып кайттылар.