Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы гармунчылар ансамбле белем бәйрәмендә чыгыш ясады.

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Саба муниципаль районының "Рост "Шәмәрдән лицее" нда беренче кыңгырау чыңлады. Бүгенге бәйрәм чарасы Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары чыгышы белән башланып китте. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы гармунчылар ансамбле (җитәкчесе: Харрасов Рушат Салих улы) «Татар халык көйләренә тезмә»инструменталь номеры белән чыгыш ясады.

Белем көне, яңа уку елы белән котлыйбыз! Бу ел бик күп яңа ачышлар алып килсен. Һәр көн якты, истә калырлык, нәтиҗәле булсын һәм бары тик уңай нәтиҗәләр, яңа тәҗрибә һәм күтәренке кәеф белән генә тулып торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International