Саба балалар сәнгать мәктәбенең “Яшьлек” бию коллетивы «MUZA» Халыкара конкурсы җиңүчеләре.
«Язгы ритмнар» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале Гала-концертында һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар .
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналының икенче туры нәтиҗәләре.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты .
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналының икенче туры нәтиҗәләре.
Олы – Нырты мәдәният йортында укучылар өчен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан- « Галәм тарихы » дип исемләнгән викторина уены үткәрелде. Балалар космос белән бәйле сорауларга жаваплар бирделәр. Дөрес җаваплар билгеләнеп барылды , алар өчен призлар бирелде.Чара ахырында укучыларга космоска багышланган китап кургәзмәсе тәгъдим ителде. Әлеге китаплар ярдәмендә ,галәм тарихы турында, тагын да кызыклырак мәгълүматлар алырга мөмкин.
«Созвездие-Йолдызлык 2022» фестиваленең суперфиналы башланды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы.
5 апрель көнне Килдебәк мәдәният йортында «Снежный десант» дип исемләнгән патриотик сәгать - күргәзмә үткәрелде. Бу чарада Килдебәк урта мәктәбеннән тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хәлимов Идеал Хәмит улы катнашты. Ул балаларны "патриотизм" төшенчәсе белән таныштырды, "Кар десанты"студентлар эзтабарлар отряды эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге берләшмәнең төп максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү, билгесез сугышчылар каберлекләрен һәм җирсез калган җәсәдләрне ачыклау, Ватанны саклаганда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен һәм язмышларын билгеләү, яшь буында ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына хөрмәт хисен формалаштыру. Аннары «Снежный десант»студентлар эзтабарлар отряды эшчәнлеге турында видеоматериал һәм шулай ук «Африка " фильмы да күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән күргәзмәне карадылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче ОБЖ укытучысы белән аларны экспонатлар белән таныштырдылар. Чара һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.