Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен күңелле уеннар.

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

20 июль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары өчен фортепиано сыйныфы укытучылары Мөхетдинова Э.Н.. Хафизова Ч.Ф., Зәйнетдинова З. З. «Ямьле Саба» яр буенда саф һавада күңелле уеннар үткәрделәр.Анда төрле яшьтәге балалар катнашты. Халыкчан уеннарга аерым игътибар бирелде. Алар сәламәтләндерү чарасы булып тора, тапкырлык, зирәклек, җитезлек һәм үҗәтлек күрсәтү генә түгел, ә милли гореф-гадәтләргә югары эстетик зәвык, Ватанга мәхәббәт тәрбияли. Чара «Кәеф бар» кафесында чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International