Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Дружба и братство – дороже богатства» дип исемләнгән кич утыру уздырдылар. Чараның максаты – бер-берсенә, башка милләт кешеләренә карата дустанә, түземле булу омтылышын үстерү иде. Кичә башында балаларга әби - бабайларыбыз вакытында кичке утыруларның ничек узуы турында сөйләделәр. Элек-электән үк кешеләр дуслыкның ничек мөһим һәм кирәк икәнен аңладылар. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, шаян биремнәр үтәделәр. Кичке утырыш ахырында «Если мы будем дружить» дигән матур җыр башкарылды.