Оет авыл клубы китапханә белән берлектә "Әбиләребездән килгән уеннар" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара башында балаларга халык уеннары турында сөйләдек. Шулай ук "Алтын кашык" китабы белән таныштырдык, анда милли байлыгыбыз булган уеннарның күплеге һәм безнең аларны белергә тиешлегебез турында аңлаттык. Соңыннан балалар белән "Алырмын кош", "Без, без идек" , "Әбәкле" уеннары уйнадык, алар көч, җитезлек, чыдамлык, зирәклек, сабырлык, иҗади уйлау, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Балаларга бу чара бик ошады, алар өйләренә яхшы кәеф белән таралыштылар.