Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Биләр шәһәрендә ARTS BILER FORUMында ял итәләр.

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Биләр Форум – шәхес үсеше өчен мөмкинлекләр мохите.

Ул интеллектуаль, рухи һәм мәдәни яктан баерга теләгән яшьләрне берләштерә.

 

Биләр Форум – татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану җирлеге. Мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы. Форум шәхси һәм һөнәри сыйфатларны камилләштерергә ярдәм итә, дөньякүләм трендлар белән таныштыра.

3 июльдән  8 июльгә кадәр Саба балалар сәнгать мәктәбенең 25 укучысы укытучылары белән берлектә ARTS BILER FORUMның “Иҗат-Творчество” Сменасында ял итәләр.

ARTS BILER FORUM «Иҗат-Творчество идеясе – сәләтле балаларның

һәм талантлы яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру мәйданчыгы булдыру. Смена 3 юнәлештә алып барыла: музыка, театр сәнгате һәм бию.

Уку-укыту программасы киң: ул ТР һәм РФ мәдәният эшлеклеләре тарафыннан әзерләнгән күпләгән остаханә һәм иҗади очрашуларны үз эченә ала. Сменаның мәдәни программасы – һәр катнашучыга үзләрен күрсәтү, яңа дуслар табу һәм Сәләт мохите белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә торган мәйданчык. ARTS BILER FORUM-ның уку-укыту программасы уникаль. Лекция, мастер-класслар, тренинглар, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән алдынгы экспертлар белән иҗади очрашулар. Боларның барысы да катнашучылар өчен генә түгел, аларның җитәкчеләре өчен дә оештырыла. Бу елның төп яңалыгы да әнә шул.

Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә күңелле яллар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International