Тормышыбызга яңа агым килеп керде, ул -үз кулың белән бизәп киемне ,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту . 21 март көнне Саба район китапханәсендә сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Чара да рәсем сәнгатенә тартылучы Саба гимназиясенең 11 а сыйныфы катнашты . Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.
2023 елның 1 - 19 февраль аралыгында Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2023» конкурсын игълан иткән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. Җинүчеләр арасында Саба районыннан «Солдатка хат» номинациясендә Сөмбелә Ибраһимова (Яңа Мичән авылы), «Рәсем-открытка» номинациясендә Филсинә Хидиятуллина (Югары Шытсу авылы) да бар. 21 март көнне бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Якташларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Саба урман хуҗалыгы музеенда Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Пушкин картасы» буенча агач тоз савыт рәсеме буенча мастер-класс үткәрелде.Музей хезмәткәрләре балаларга агач савыт-сабаның иң танылган рәсеме турында сөйләделәр. Мастер-класста катнашучылар үзләренең тоз савытларын якты буяулар белән бик теләп буядылар.
Агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс укучылар өчен бик яхшы. Агач тоз савытны төрле техникада ясарга мөмкин: гжель, хохлома, Белгород рәсеме һ. б.
Агач әйберләр матур гына түгел-экологик чиста материал. Агач продуктларны куллану куркынычсыз гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Русьта гасырлар дәвамында агач савыт-сабадан агач ашханә приборлары белән ашаганнар һәм картлыкларына кадәр сәламәт булганнар.
18 мартта Саба район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Нәүрүз байрам" бәйрәмен үткәрү өчен "дәрә җыю"оештырдылар. "Дәрә җыю" - Нәүрүз алдында оештырылган борынгы традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Эшчеләр иң яхшы теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр, бәйрәмгә чакырдылар.
16 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Гатауллин Кәримулла Гатаулла улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кәримулла абый профессиясе буенча агроном һәм шул профессиягә гомере буенча тугъры кала. Кичәгә ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Кәримулла абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән берлектә кече сыйныф укучылары өчен язучының "кечкенә Банунының тарихы"әсәре буенча әдәби сәгать үткәрәләр. Укучылар китапханәче хикәясен тыңладылар, Бану исемле кызның авыр балачагы, язучының иҗаты турында презентация карадылар. Дәрес ахырында укучылар әсәр һәм төп герой турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ә чараның икенче өлешендә авылның башлангыч сыйныф укытучысы Чабья Чурчи авылында яшәүче Мөхлисова Назира Сәгыйткызы белән очрашу - әңгәмә оештырдылар . Чара барышында ул балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде , балаларга үзенең беренче альбомын күрсәтте , онытылмас мәктәп елларын искә төшерде, кызыклы булган хәлләрен әйтеп үтте. Аңа мәктәп, эш турында күп сораулар бирделәр . Укытучы балаларга белем алырга гына булышмый , ул балаларга үзләрендә иң яхшы сыйфатларны табарга һәм үстерергә, тормышта дөрес юлны сайларга.
Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында " Китап дөньясы. Басманың белешмә аппараты дигән темага библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче китапның нәрсәдән торганын, китапның белешмә аппараты ни өчен һәм басмада кирәкле мәгълүматны ничек җиңел табарга кирәклеген сөйләде. Балалар белешмә әдәбиятка: сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр һәм басмалар аппаратына нәрсә караганын белделәр: аннотация, кереш сүз, автор турында белешмә.Чара ахырында китапханәче белешмә аппараты булган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Һәр халыкның мәдәнияте үзенә генә хас сыйфатларга бай. Билгеле бер урында урнашкан халыкларны берләштерә торган кәсепләр турында фикер алышу бүгенгесе көндә бик тә актуаль.Төрледән төрле кул эшләнмәләрен ясау, өйрәнү осталыгы серләре буыннан буынга тапшырыла. “Туган якны өйрәнүчеләр”клубының чираттагы утырышында да төбәгебез халкының төп кәсепләре турында искә төшерелде. Һәркемгә тукыма туку, агачтан савыт-сабалар ясау турында ишетү таныш иде. Очрашуда Гомәров Равиль абыйның чыгыш ясавыннан безнең ата-бабаларыбызның көнкүреш тормышын ачыктан-ачык күз алдына китерегә мөмкин булды.
12 мартта Сулэ авыл клубында "иң акыллы"викторинасы уздырылды.Викторина сорауларын чишү-уйларга һәм анализларга өйрәтүче, дөнья турында белемнәрне киңәйтүче, сүзлек запасын тулыландыручы, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләүче, фикерләүне, логиканы, хәтерне үстерүче бик мавыктыргыч шөгыль. Табышмакны эзләү бик күңелле һәм кызыклы бит! Балалар, сорауларга җавап биреп, үрмәкүчнең ничә аягы барлыгын, "джинның" 100 ел яшәгән урынын, балаларны кем дәвалый икәнен һәм башка күп нәрсәне белделәр.Без күңелле вакыт үткәрдек.
12 мартта Саба район китапханәсендә ализе җептән пончиклар бәйләү буенча мастер-класс үтте. Чарага эко-уенчыклар буенча остаз Гөлия Сафина чакырылган иде. Кунаклар бик канәгать калдылар