9 августта Саба район китапханәсе хезмәткәрләре "Җылылык бүләк итәм" Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар. Чара кысаларында китапханәчеләр Саба районы урамнары һәм ял итү урыннары буйлап йөрделәр: "Гаилә" паркында һәм районның үзәк өлешендә булдылар, анда балалар һәм яшүсмерләр гадәттәгечә буш вакытларын махсус җиһазландырылган уен объектларында үткәрәләр. Китапханәчеләр балаларга ял итүнең альтернатив ысуллары турында сөйләделәр. Аерым алганда, китапханәгә барырга тәкъдим ителде, анда төрле авторларның кызыклы әсәрләрен укырга гына түгел, ә чараларда, мастер-классларда катнашырга да мөмкин булуын сөйләделәр. Ә балалар китапханәсенә килгәндә, анда өстәл уеннары уйнарга, төсле тематик күргәзмәләр белән танышырга мөмкин дип таныштырдылар.