28 февральдә «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Халыкара сирәк авырулар көне кысаларында, шулай ук яшь буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру һәм үстерү һәм башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында Саба гимназиясенен Беренчеләре белән «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.
Акциядә катнашучыларның барысына да буклетлар тапшырылды һәм «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» темасына әңгәмә үткәрелде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
Саба муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Республика матди ярдәм үзәгенең Саба муниципаль районындагы 36нчы бүлеге, Автоном коммерцияле булмаган "Балкыш"- (Сияние) тернәкләндерү үзәге белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик концерт оештырды.
23 февральдә Лесхоз бистәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н. И.Дәүләтшин җитәкчелегендәге чаңгы спортын яратучылар ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә, Нияз Илгиз улы үз яшь категориясендә җитәкчеләр арасында беренче урынны алды.
2025 елның 23 февралендә балалар йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены оештырылды. Бу чара балаларда үз иле өчен горурлык хисе һәм аны яклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән актив патриотик тәрбия үрнәге булды.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән МХО да катнашучы хәрби белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара үткәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.