Россия календаре буенча яңа бәйрәм – йөклеләр көне барлыкка килде. 2023 елдан аны елга ике мәртәбә билгеләп үтәләр: 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә - Яз һәм көз көннәрендә, тормыш яңарып, аннары җимеш биргән чорда. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба үзәк хастаханәсендә Бөтенроссия йөкле хатыннар көне кысаларында «Ана булу шатлыгы» дигән түгәрәк өстәл узды.
Чараның модераторлары- Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Нәгыймова М.С. һәм Саба үзәк район хастаханәсе педиатры Йосыпова М.Х. иделәр.
Чара башында педиатр кыскача йөкле хатынның яшәү рәвеше, йөклелек этаплары, туганнан соң бала карау үзенчәлекләре белән таныштырды. Психолог “Сабыйны көткәндә” темасына тренинг үткәрде һәм бала табуга психологик яктан әзерләнү турында сөйләде. Булачак әниләргә ташламалар, күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирделәр.
Очрашу иркен шартларда узды, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Булачак әниләр яхшы кәеф белән таралыштылар.

.jpeg)