Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре маскировка складында булдылар һәм техниканы дошманның пилотсыз очу аппаратларын күрүеннән саклау өчен маскировка челтәрләре ясауга керештеләр. Әлеге кирәк-яраклар махсус хәрби операция уздыру зонасында актив кулланыла. Маскировка челтәрләре кирәкле ресурс булып тора һәм зур күләмнәрдә таләп ителә. Алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тырышып, без шулай ук челтәрләр үрү процессына кушылырга булдык. Һәркем үз өлешен кертергә һәм свода катнашучыларга ярдәм итәргә тели. Эшкә дә, волонтерлык эшчәнлегенә дә вакыт табабыз, чөнки иң мөһиме – битараф калмау һәм тизрәк җиңүгә ирешүгә ярдәм итү!