Ел саен 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар кысаларында «Зәңгәр белән кабыз» акциясе үткәрелә. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре үзенчәлекле балаларга карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру максатында акция үткәрде. "Зәңгәр белән кабыз» - социаль флешмоб, анда теләгән һәркем катнаша ала. 2 апрель көнне барлык теләк белдергән кешеләр бу акцияда катнаша ала. Зәңгәр төстәге кием яки аксессуар кияргә, күккә зәңгәр шарлар җибәрергә, торак, офис яки мәктәп тәрәзәләрен зәңгәр гирляндалар белән яктыртырга, социаль челтәрләрдә #зажгисиним һәм #2апрель хэштеглары белән акцияләр турында сөйләргә мөмкин.