Җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” жәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне унаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.
Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтү бу бәйрәмне дәрәҗәле итә.
Җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап , зур уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек теләде.
Бу культурага бүлеп бирелгән кырларның гомуми мәйданы 684 гектар тәшкил итә.
Механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Ганиев Фәнил урып-җыю эшләрендә югары профессионализм күрсәттеләр. Вакланган массаны машина йөртүчеләр Сафиуллин Мөнир, Галимов Азат, Галимов Айтуган, Исхаков Әгъзам, Зарипов Ленар, Вәлиев Рузалин һәм Әхмәдиев Галинурлар ташыды.
Белгәнебезчә, 1нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкәннәргә карата ярату һәм хөрмәт билгесе булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә өлкәннәр көненә хезмәт ветераннарына, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бәйрәм җыелмасына макарон эшләнмәләре , төрле ярмалар ,кондитер продукциясе, көнбагыш мае, казылык, чәй кергән.
Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче 284 ветеранга күчтәнәчләр тулы пакетны өләшеп чыкты.
ҖЧ “Игенче” коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, озын гомер теләп кала.
Без барыбыз да мәктәп бусагасын узган кешеләр.
Белем алган вакытлар- иң күңелгә уелып калган, гомер буена хәтердә сакланган -балачак , үсмерчак вакытлары инде ул.
Игенче-механизаторлар урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен көннең һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар. Кырда бер үк вакытта дүрт комбайнда тәҗрибәле механизаторлар Рәхмәтуллин Әнәс, Яруллин Илнар , Зарипов Ленар , Газизов Исмәгыйльләр эшли. Уңышны ындыр табагына китерү өчен ике берәмлек техника, шоферлар Галимов Азат , Васильев Илнур җәлеп ителгән.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүгә елның елында аерым игътибар бирелә.Бүгенге көндә күпъеллык үләннәрдән сенаж салу дәвам итә.Параллель рәвештә, терлекләргә ашату өчен, рулоннарга төрелеп әзерләнгән саламны саклау урыннарына урнаштыру бара.
24 нче июль көнне КСК Сабантуйда узган терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча оешкан төстә катнаштылар.
Барысыда , шул исәптән терлекчелек тармагында эшләүче хезмәткәрләр, ветераннар вакытында килеп, котлау өлешендә үзләренең бүләкләрен алды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте ашханә хезмәткәрләре коллективы – тотрыклы ,дус һәм тәҗрибәле.Ашханә ачылу көненнән үк пешекчеләр – тукланырга кергән һәркемне ачык йөз , кайнар ризыклар белән каршы алалар.
09 нчы июль көнне “Агроволга -2025” агросәнагать күргәзмәсендә “Игенче” ҖЧҖе коллективына Татарстан Рәисе Р. Н. Миңнеханов РӘХМӘТ СҮЗЕ тапшырды! Аны “Игенче” ҖЧҖнең җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов кабул итеп алды.
Узган Сабантуй бәйрәмнәрендә “Игенче” ҖЧҖнең төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
7 нче июнь көнне район Сабантуенда “Игенче” ҖЧҖе җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улына агросәнәгать комплексы системасында күпъеллык намуслы хезмәте өченТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.