2026 нчы елның 06 нчы февралендә Илебер торак пунктындагы “Игенче” ял паркында чаңгы ярышлары узды.
«Игенче» ҖЧҖ хезмәткәрләре ярышларда уңышлы чыгыш ясап, иң көчлеләр арасында призлы урыннар яуладылар.
Чыгышлар нәтиҗәләре:
Җитәкче Зарипов А. З. – II нче урын;
Баш энергетик Шәймарданов Р. Н. - III нче урын;
Ветеринария санитары Хөсәенов А. К. – III нче урын;
Терлекче Мирзагәлләмова Ч. Г. - I нче урын;
Бухгалтер Шәйхиева А.Т. – I нче урын;
Пешекче Хөсәенова А.З. – III нче урын.
Хезмәткәрләрне лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, аларга яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.