“Игенче” ҖЧҖ дә юлларны, ферма, торак, бина түбәләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту, җыештырып бару кышкы чорларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатларында территорияләр даими рәвештә кардан һәм боздан чистартыла.
Территорияләрнең зур мәйданын , күп кар явуын һәм еш бураннар булуын исәпкә алып бу эштә барлык хезмәткәрләр дә актив катнаша.