ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

27 август көнне Арчада Бөтендөнья әдәби марафоны җиңүчеләре Әдәби Сабантуйга җыелды. Саба районыннан мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендәге китап сөючеләр Сабантуй мәйданына дус һәм бердәм булып, җырлап килеп керделәр. Иң күп китап укучыларны туплаган командабыз бу юлы да җиңүче дип танылды һәм махсус кубок белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

26
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

    Гаҗәеп матур,искиткеч  гүзәл безнең туган ягыбыз табигате.Чылтырап агучы чишмәләре үзләре генә ни тора. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, олы сулыклар –елгалар,диңгезләр,океаннарның юл башы. 25 август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе һәм шушы җирлектә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Саф сулы ямьле Саба»экологик проектының Олы Кибәче авыл авыл җирлеге маршрутын уздырдылар. Чара кунакларны ипи,тоз белән авыл капкасы янында каршы алу белән башланып китте. «Зөлхиҗҗә» чишмәсе янында Олы Кибәче авылының һәм чишмәләрнең тарихы белән таныштырылды. Авылыбызның ак әбисе Әлфинур Гатиятуллина  чишмәләрнең шифасы хакында сөйләде һәм Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Гөлфира әлеге чишмәгә атап язылган җырны башкарып узды. Үзешчән язучыбыз Фәһим Бикмиевның чишмә турында шигыре белән таныштырылды.

      Бәйрәм «Сәрбиназ» ансамбле кызлары чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга авылыбызда борынгыдан яшәп килгән солдат озату,вәгъдәләшү күренешләре чишмә буенда кичке уен  күрсәтелде. Чишмәгә багышланган җырлар яңгырады. «Саф сулы ямьле Саба» проектының символы булган сулы графин Түбән Кама шәһәреннән кайткан,авылыбыз чишмәләрен чистартуда үзеннән зур өлеш керткән Мусин Илсафка тапшырылды.Яшьләр тормышыбызның киләчәге. Чишмәләребезне карап,тәрбияләп торуда аларның да өлеше зур.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе

26 август көнне  район китапханәсенең уку залындаТатарстан Республикасының атказанган ветеринария  табибы, “Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы, “Өлкәннәр” клубының җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. “Яшьнәп үткән яшьлек” исемле кичәдә юбилярга карата берсенннән-берсе матур теләкләр яуды. Гөлзилә Нурмөхәммәтова башкаруында моңлы җырның яңгыравы күңелләргә нур, ямь өстәде. Баянда Айнур Габделхаков уйнады.
Саба районының Ветеринария тармагы буенча начальнигы Ганиев Зөлфәт Рифкать улы юбилярны котлап бүләк тапшырды.
 "Саба дулкыннары" ТРКсе директоры Мөбәрәкова Әлфия Галимҗан кызы Габит Фәсәх улына зур юбилее белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. 
Шулай ук Ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы да юбилярга матур теләкләрен җиткерде. “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары” Саба районы язучылары клубының актив әгъзаларына да сүз бирелде. 
“Саба таңнары” газетасы корреспонденты Мәүлетов Фәнил,  юбилярның  ялда булуына карамастан, зур эшләренә соклану хисен белгертте. 
Кичәне алып баручы китапханәчеләр Мостафина Гөлнара, Мөхәммәтшина Илмира да юбилярга карата якты теләкләрен җиткерделәр.
Кичәне йомгаклап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

5
май, 2021 ел
чәршәмбе

4 май көнне Саба район балалар китапханәсендә, 1А сыйныф укучыларына ( укытучы Заһидуллина Э.Р.) "Каләм белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучыларга якташларыбыз- Советлар Союзы Геройлары турында сөйләнде һәм әдипләребез М.Җәлил, А.Алишның фронтта язган әсәрләре белән таныштырылды. Чара ахырында укучылар Җиңү көненә багышлап открыткалар ясадылар.
Чараны "Саба дулкыннары" район телевидениясе репортаж өчен төшерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

9
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәрде. 9 апрель көнне Теләче район мәдәният йортында проектның зона туры үтте. 9 ​ районның ​ вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр. ​ ​ Әлеге чарада Саба районыннан Кызыл-Мишә авыл китапханәсе мөдире Әүһәдиева Гөлнәзирә Тәлгат кызы катнашында Гаттаровлар  гаиләсе дә катнашты. Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабының 3 урынын Саба районы яулады. Гаттаровлар гаиләсен тәбрик итәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

22
март, 2021 ел
дүшәмбе

22 нче март көнне Саба район балалар китапханәсендә, Халыкара урман көне уңаеннан, 1А сыйныф укучылары өчен (укытучы Заһидуллина Э.Р.) әйдәп баручы методист Шакирҗанова И., әйдәп баручы библиограф Шамилова А. “Табигатьне өйрән һәм сакла” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

21
март, 2021 ел
якшәмбе

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 2021 елда Саба район китапханәсе “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект башлап җибәрде. 19 мартта Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Истәлегем булып калыр” дип аталган әдәби-интеллектуаль уен узды. Чара, март аенда туган талантлы язучы, журналист Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны, күренекле язучы Фәнис Яруллинны искә алуга багышланган иде. Махсус кунак булып – галим, әдәбият белгече, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов кызы Гөлназ белән кайтты. Шулай ук кунакларыбыз арасында якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Тәлгат Нәҗмиевның тормыш иптәше – Лемара ханым, “Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире – Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлев, мөхәррир урынбасары – Фәнил Мәүлетов  бар иде. Уенчылар 4 командага бүленделәр, һәр командада алтышар кеше үзара зирәклектә көч сынаштылар.1 команда да Тәлгат Нәҗмиевның туган ягы Кукмара районыннан катнашучылар:Ядегәр авылының китапханәчесе Гамилә Габбасова,  Ядегәр авыл мәктәбе укытучысы Люция
Фатыхова,  Ядегәр мәктәбе укучылары
Миннибаева Камилә һәм Хәмзина Әдилә, Манзарас авылы китапханәчесе Фирая
Сабирова. 2 команда да Шәмәрдән үсеш лицее укытучылары, укучылары һәм Шәмәрдән балалар бакчалары тәрбиячеләре. 3 команда да китааханәнең актив китап укучылары, 4 команда да Саба ҮКС китапханәчеләре. Уен барышы 4 китаптан торды. 1 китап – Тәлгат Нәҗмиевның һәм Фәнис Яруллинның тормышына багышланган иде. 2 китапта – Т.Нәҗмиев, Ф.Яруллин иҗатлары буенча сораулар булды. 3 китап – кунагыбыз Хатыйп Миңнегуловка багышланды. Ә инде 4 китапны, якташ шагыйрәбез Илмира Гыймаеваның “Гомер тавы” исемле яңа китабын, Ләйсән Рәкыйповна катнашучыларга үзе тәкъдир итте. Уен ахырында нәтиҗәләр буенча җиңүче команда билгеләнде. Шулай ук үзенең матур җырларының берсен Мичәнбаш авыл китапханәчесе Илнур Ибрагимов башкарды. Һәр катнашучы да истәлекле бүләк иясе булды. Чара бик җылы атмосферада узды һәм чәй табыны артында тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

4 март көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Гатауллин Мәгъдәнур Һидият улының 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Җилдәй җитез узып киткән гомер...” дип аталган  чара уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Изге Вәли  көнен – бөтен дөнья буенча барлык гашыйклар билгеләп үтә. Ә.Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе дә 15 февраль көнне яраткан укучыларына “Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм” дип исемләнгән мавыктыргыч, әдәби кичә бүләк итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

12
февраль, 2021 ел
җомга

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе. Әйе, кеше китап укудан ямь таба, рухи азык ала, матур фикерләр туплый... 2021 елның 12 февралендә Саба район үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге белән берлектә “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект башлап җибәрде.  

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International