“Истәлегем булып калыр” дип аталган әдәби-интеллектуаль уен

2021 елның 21 марты, якшәмбе

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 2021 елда Саба район китапханәсе “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект башлап җибәрде. 19 мартта Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Истәлегем булып калыр” дип аталган әдәби-интеллектуаль уен узды. Чара, март аенда туган талантлы язучы, журналист Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны, күренекле язучы Фәнис Яруллинны искә алуга багышланган иде. Махсус кунак булып – галим, әдәбият белгече, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов кызы Гөлназ белән кайтты. Шулай ук кунакларыбыз арасында якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина, Тәлгат Нәҗмиевның тормыш иптәше – Лемара ханым, “Саба таңнары” газетасының баш мөхәррире – Рөстәм Габдрауф улы Исмәгыйлов, мөхәррир урынбасары – Фәнил Мәүлетов  бар иде. Уенчылар 4 командага бүленделәр, һәр командада алтышар кеше үзара зирәклектә көч сынаштылар.1 команда да Тәлгат Нәҗмиевның туган ягы Кукмара районыннан катнашучылар:Ядегәр авылының китапханәчесе Гамилә Габбасова,  Ядегәр авыл мәктәбе укытучысы Люция
Фатыхова,  Ядегәр мәктәбе укучылары
Миннибаева Камилә һәм Хәмзина Әдилә, Манзарас авылы китапханәчесе Фирая
Сабирова. 2 команда да Шәмәрдән үсеш лицее укытучылары, укучылары һәм Шәмәрдән балалар бакчалары тәрбиячеләре. 3 команда да китааханәнең актив китап укучылары, 4 команда да Саба ҮКС китапханәчеләре. Уен барышы 4 китаптан торды. 1 китап – Тәлгат Нәҗмиевның һәм Фәнис Яруллинның тормышына багышланган иде. 2 китапта – Т.Нәҗмиев, Ф.Яруллин иҗатлары буенча сораулар булды. 3 китап – кунагыбыз Хатыйп Миңнегуловка багышланды. Ә инде 4 китапны, якташ шагыйрәбез Илмира Гыймаеваның “Гомер тавы” исемле яңа китабын, Ләйсән Рәкыйповна катнашучыларга үзе тәкъдир итте. Уен ахырында нәтиҗәләр буенча җиңүче команда билгеләнде. Шулай ук үзенең матур җырларының берсен Мичәнбаш авыл китапханәчесе Илнур Ибрагимов башкарды. Һәр катнашучы да истәлекле бүләк иясе булды. Чара бик җылы атмосферада узды һәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International