«Саф сулы ямьле Саба» экологик проектының Олы Кибәче авыл авыл җирлеге маршрутын уздырдылар

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

    Гаҗәеп матур,искиткеч  гүзәл безнең туган ягыбыз табигате.Чылтырап агучы чишмәләре үзләре генә ни тора. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, олы сулыклар –елгалар,диңгезләр,океаннарның юл башы. 25 август көнне Олы Кибәче авыл китапханәсе һәм шушы җирлектә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Саф сулы ямьле Саба»экологик проектының Олы Кибәче авыл авыл җирлеге маршрутын уздырдылар. Чара кунакларны ипи,тоз белән авыл капкасы янында каршы алу белән башланып китте. «Зөлхиҗҗә» чишмәсе янында Олы Кибәче авылының һәм чишмәләрнең тарихы белән таныштырылды. Авылыбызның ак әбисе Әлфинур Гатиятуллина  чишмәләрнең шифасы хакында сөйләде һәм Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Гөлфира әлеге чишмәгә атап язылган җырны башкарып узды. Үзешчән язучыбыз Фәһим Бикмиевның чишмә турында шигыре белән таныштырылды.

      Бәйрәм «Сәрбиназ» ансамбле кызлары чыгышы белән дәвам итте. Кунакларга авылыбызда борынгыдан яшәп килгән солдат озату,вәгъдәләшү күренешләре чишмә буенда кичке уен  күрсәтелде. Чишмәгә багышланган җырлар яңгырады. «Саф сулы ямьле Саба» проектының символы булган сулы графин Түбән Кама шәһәреннән кайткан,авылыбыз чишмәләрен чистартуда үзеннән зур өлеш керткән Мусин Илсафка тапшырылды.Яшьләр тормышыбызның киләчәге. Чишмәләребезне карап,тәрбияләп торуда аларның да өлеше зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International