“Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

26 август көнне  район китапханәсенең уку залындаТатарстан Республикасының атказанган ветеринария  табибы, “Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы, “Өлкәннәр” клубының җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. “Яшьнәп үткән яшьлек” исемле кичәдә юбилярга карата берсенннән-берсе матур теләкләр яуды. Гөлзилә Нурмөхәммәтова башкаруында моңлы җырның яңгыравы күңелләргә нур, ямь өстәде. Баянда Айнур Габделхаков уйнады.
Саба районының Ветеринария тармагы буенча начальнигы Ганиев Зөлфәт Рифкать улы юбилярны котлап бүләк тапшырды.
 "Саба дулкыннары" ТРКсе директоры Мөбәрәкова Әлфия Галимҗан кызы Габит Фәсәх улына зур юбилее белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. 
Шулай ук Ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы да юбилярга матур теләкләрен җиткерде. “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары” Саба районы язучылары клубының актив әгъзаларына да сүз бирелде. 
“Саба таңнары” газетасы корреспонденты Мәүлетов Фәнил,  юбилярның  ялда булуына карамастан, зур эшләренә соклану хисен белгертте. 
Кичәне алып баручы китапханәчеләр Мостафина Гөлнара, Мөхәммәтшина Илмира да юбилярга карата якты теләкләрен җиткерделәр.
Кичәне йомгаклап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International