4 октябрь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире, китапханә һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә, "Өлкәннәрдә акыл-сабырлык" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырды. Өлкәннәр көненә багышланган чара чәй өстәле артында узды. Концертка Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылган иде. Концертны авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. ачып җибәрде. Бәйрәм киче җылы котлаулар һәм җырлар белән дәвам итте. Әби-бабайларыбыз яшьлек елларын искә алып, үзләре дә җырларга бик теләп кушылдылар. Чара җылы мохиттә бик күңелле узды.
«Ямьле Саба» туристик маршрут проекты кысаларында 25 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре өлкән буын кешеләре өчен «Сәламәтлегем –байлыгым» дип исемләнгән экскурсия маршруты оештырдылар. Маршрут Россия ФМБАСЫНЫҢ «Росплазма» РМНПЦ ФДБУнең Шәмәрдән плазма Үзәгендә булудан башланды. Плазма үзәге мөдире, табиб-трансфузиолог - Гатауллина Земфира Сабирҗан кызы әлеге үзәкнең 2009 елда эшли башлавын һәм 10 персоналдан торуын, донор канын һәм аның компонентларын хәзерләү, эшкәртү, саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү бу үзәкнең төп эшчәнлек төре булып тора, дип сөйләде. Аннан соң Районара күз хирургиясе үзәгендә булдык. Безне мөдир, балалар табибы-офтальмолог Мортазина Альбина Илшат кызы каршы алды. Ул безнең өчен клиника буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде һәм Татарстанда мондый үзәкләр нибары 5 һәм нәкъ менә Шәмәрдән үзәге елына якынча 5000 пациентка хезмәт күрсәтә, дип искәртте. Алга таба без "Надежда" геронтология профилакториена бардык, анда Владимирова Алсу Фоат кызы профилактик һәм реабилитация эшләренең Татарстан Республикасының Атказанган табибы Җиһаншин А.А. автор методикасы буенча алып барылуын һәм психотерапияне үз эченә алуын әйтте. Маршрутның соңгы пункты - безнең Шәмәрдән китапханәсе иде. Анда кунаклар: бакчачы – Кәбирова Илсөяр Тимерхан кызы, спорт ветераны, җиңел атлетика буенча республика һәм бөтенроссия ярышлары призеры Ситдыйков Илдар Фәсахи улы чакырылган иде. Кәбирова Илсөяр үзенең шифалы уңышы турында сөйләде һәм иван-чәй, укроп агачы, стахис чикләвеге, чуфан, батат, суган - сарымсак рокамболь, тархун, эхиноцея, алсу радиоладан торган уңышын күрсәтте. Ситдыйков Илдар үз бүләкләрен, медальләрен күрсәтеп, сәламәт яшәү рәвешен агитацияләде. Маршрутта катнашучылар өчен шулай ук «Туган ягымның шифалы үләннәре» исемле күзәтү күргәзмәсе, тәмләп иван-чәй эчү оештырылды. Барысы да канәгать калдылар һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.
25 сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында, “Каенкай” балалар бакчасы һәм авылыбызның өлкәннәре белән “ Кабакбай” дигән кабак бәйрәме үткәрелде. Көзге нигъмәтләрдән “Алтын көз” дигән күргәзмә куелды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясе сәхнәләштерелде.“Каенкай” балалар бакчасы коллективы яшелчәләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан кабак бәлеше белән сыйландык.
Бүген 23 сентябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе,Явлаштау һәм Мишәбаш авыл мәдәният йортлары белән берлектә "Ямьле Саба"проекты кысаларында "Бер әйләник Тукай урамын"дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды.Бәләкәй генә авылның бер урамы ни өчен олы шәхес Г.Тукай исемен йөртүе турында мәгълүмат бирелде.Г. Тукай әкиятләрендә калын урманнар, матур болыннар, мул сулы елгалар, тәмле сулы чишмәләр тәсфирланган. Мишәбаш авылы нәкъ Тукай тәсфирлаган матурлыкны үзенә туплаган . Анда калын урманнар да, иркен болыннар да,Шайшур, Кирәмәт, Пауырна, Көек, Чебешле кебек коры елгалары, мул сулы Мишә елгасы да, тәмле сулы Бәдик, Изгеләр, Камали чишмәләре дә нәкъ Тукайча. Бәләкәй генә авылда бөек Тукаебызны хәтерләтеп торучы урам булуы олы дәрәҗә өсти авылга. Дөрестән дә Мишәбаш авылы уңган халкы , күренекле кешеләре белән игътибарга лаек. Авыл башында "Туган авыл"җыры белән башланып китте сәяхәтебез.Һәр йортта яшәгән олы хөрмәткә лаек кешеләр,алдынгы терлекчеләр,орден, мелальләр белән бүләкләнгән механизаторларны искә алып сөйләнде.Шәрәфиева Сәвия апа балаларга үзенең яшь ,бер телем ризыкка да мохтаҗ вакытлары,колхозда эшләгән чорлары турында сөйләде.Мингазов Мөдәриснен үз өйләренең чормасында эшләгән музеенда булып,андагы экспонатларның күплеген,һәркайсының тәртипләп урнаштырып куелуын,һәм күбесенен әле дә үз төсләрен саклап,кулланырга яраклы булуын куреп сокландык.Аерым игътибарга лаек булган экспонатлар күп анда.1930 елгы патефонга куелган пластинкадан җырлар тыңладык.1830 елгы калакларны күреп шаккаттык. Сәяхәтебезне дәвам итеп "Тюлпан"балалар бакчасы балалары өйрәнгән Г.Тукай шигырьләрен тыңладык.Урамдагы ике кибет хуҗасы спонсорлыгында әзерләнгән мул өстәлләр артында балалар тәмле чәй белән сыйландылар.Бу проектның тарихыбызны өйрәнүдә,күренекле кешеләрне барлауда әһәмияте бик зур.