"Үткәннән башка бүгенгесе юк" дип исемләнгән тарихи сәгать.

2020 елның 16 октябре, җомга
15 октябрьдә татар халкы өчен фаҗигале датаны искә алалар: 1552 елның 15
октябрендә Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу тарихи
вакыйга турында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм
китапханәче "Зәлидә"клубы әгъзалары белән сөйләштеләр. Балалар өчен
"Үткәннән башка бүгенгесе юк"дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.
Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр,
татар халкы патриотлары, Казан тарихы белән таныштылар. Шулай ук
Татарстан башкаласының истәлекле урыннары турындагы сорауларга җавап
бирделәр. Чара тарихи сәгать темасы буенча презентация күрсәтү белән
тәмамланды. Балалар үзләрен хөрмәт иткән һәр кеше үз тарихын, үткәндәге
мөһим вакыйгаларны истә тотарга тиешлеген аңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International