Өлкәннәр көне

2020 елның 6 октябре, сишәмбе
Өлкәннәр көне - ул безнең өчен кадерле кешеләр - әниләребез, әбиләребез,
һәм бабайларыбыз көне. Бу кеше зирәклеге, рухи юмартлык көне. Өлкәннәр
өчен бик кадерле бәйрәм, аларны һәркайда хөрмәтлиләр һәм бүләкләр
тапшыралар. Быел безнең Ике басу Арташ мәдәният йорты аларга яңа
форматта үз ишекләрен ачты. Бинаны һәм аның янкормасын
реконструкцияләгәннән соң, бүген без беренче тапкыр Арташ авыл
җирлегенең хөрмәтле өлкәннәре белән бергә әлеге искиткеч бәйрәмне
билгеләп үттек. "Гомер көзләренә ямь өстәп кайтып киләк әле яшьлеккә " дип
исемләнгән музыкаль-тематик кичә Ике басу Арташ, Олы Арташ һәм Язлы
Арташ авыл мәдәният йортлары, авыл китапханәсе хезмәткәрләре
тарафыннан оештырылды. Чара барышында өлкән буын адресына бик күп
җылы, күңелле котлау сүзләре әйтелде. Сәхнәгә оныклары, оныкчыклары,
туганнары күтәрелде, һәрберсе концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Бәйрәм белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан
улы котлады. Бөтен программа дәвамында ретро җырлар, баян һәм гармун
көйләре яңгырады. Бәйрәм бик матур узды, зал белән бергә җырладылар,
биюләр кунакларның такмаклары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International