“Челтер чишмә җырын тыңлап үстек”

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
21нче сентябрь көнне Югары Шытсу авылы китапханәсендә “Ак калфак” берләшмәсенә
йөрүчеләр өчен “Челтер чишмә җырын тыңлап үстек” дип исемләнгән әдәби сәгать
үткәрелде. Һәрберебез дә челтер чишмә җырын тыңлап үсеп, аның матурлыгын
күңелләребезгә салып, тормышыбызны нинди дә булса һөнәр белән бәйлибез. Шушы эчеп
үскән чишмә суларыбызның тәме безне һәрвакыт яңа эшләргә илһамландыра. Ә иҗат
кешеләре, язучы, журналистларга бу бигрәк тә шулай. Чарада шундый кешеләрнең берсе,
якташыбыз, танылган “Тамчы гөл”, “Бүре”, “Кеше күңеле - кара урман” җырлары авторы
Рөстәм Зарипов иҗатына тукталдык. Ул шулай ук “Ватаным Татарстан” газетасының
хәбәрчесе дә. Шул уңайдан , “Ватаным Татарстан”, “ Шәһри Казан”, “Татарстан Яшьләре”
кебек газеталарга да күзәтү ясадык. Татар дөньясы гәҗит-журнал, ТВ-радио белән генә
чикләнмичә яңа юнәлешкә – блогерлыкка да кушылды. Бу да үз туган якларында чишмә
моңнары тыңлап , хыялланып үскән кешеләр эше. Танылып килүче татар
видеоблогерлары “Фагыйлә Шакирова” һәм “Тәгәрмәч”ләр белән дә таныштык чара
дәвамында. Аларның мәгънәле иҗатын “Ак калфак”лылар үз итте. Чараны ТАССРга 100
ел тулуга багышланган кроссворд чишү белән төгәлләдек. Чара ТАССРга – 100, Сабага –
90 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International