«Ямьле Саба» туристик маршрут проекты кысаларында 25 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре өлкән буын кешеләре өчен «Сәламәтлегем –байлыгым» дип исемләнгән экскурсия маршруты оештырдылар. Маршрут Россия ФМБАСЫНЫҢ «Росплазма» РМНПЦ ФДБУнең Шәмәрдән плазма Үзәгендә булудан башланды. Плазма үзәге мөдире, табиб-трансфузиолог - Гатауллина Земфира Сабирҗан кызы әлеге үзәкнең 2009 елда эшли башлавын һәм 10 персоналдан торуын, донор канын һәм аның компонентларын хәзерләү, эшкәртү, саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү бу үзәкнең төп эшчәнлек төре булып тора, дип сөйләде. Аннан соң Районара күз хирургиясе үзәгендә булдык. Безне мөдир, балалар табибы-офтальмолог Мортазина Альбина Илшат кызы каршы алды. Ул безнең өчен клиника буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде һәм Татарстанда мондый үзәкләр нибары 5 һәм нәкъ менә Шәмәрдән үзәге елына якынча 5000 пациентка хезмәт күрсәтә, дип искәртте. Алга таба без "Надежда" геронтология профилакториена бардык, анда Владимирова Алсу Фоат кызы профилактика һәм реабилитация эшләренең Татарстан Республикасының Атказанган табибы Җиһаншин А.А. автор методикасы буенча алып барылуын һәм психотерапияне үз эченә алуын әйтте. Маршрутның соңгы пункты - безнең Шәмәрдән китапханәсе иде. Анда кунаклар: бакчачы – Кәбирова Илсөяр Тимерхан кызы, спорт ветераны, җиңел атлетика буенча республика һәм бөтенроссия ярышлары призеры Ситдыйков Илдар Фәсахи улы чакырылган иде. Кәбирова Илсөяр үзенең шифалы уңышы турында сөйләде һәм иван-чәй, укроп агачы, стахис чикләвеге, чуфан, батат, суган - сарымсак рокамболь, тархун, эхиноцея, алсу радиоладан торган уңышын күрсәтте. Ситдыйков Илдар үз бүләкләрен, медальләрен күрсәтеп, сәламәт яшәү рәвешен агитацияләде. Маршрутта катнашучылар өчен шулай ук «Туган ягымның шифалы үләннәре» исемле күзәтү күргәзмәсе, тәмләп иван-чәй эчү оештырылды. Барысы да канәгать калдылар һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.