Чиктәш Кукмара җирендә булдык

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе
10 октябрь көнне без, Ике басу Арташ авыл китапханәчесе, Олы Арташ авыл
клуб мөдире һәм авылдашлар туган ягыбызга сәяхәт оештырдык. Бу юлы
чиктәш Кукмара җирендә булдык. Ятмас-Дусай җирлегендә урнашкан “Күз
чишмәсенә” юл алдык. Чишмәдән ел буе халык өзелми, аның шифалы суын
төрле почмаклардан машиналарда килеп алып китеп торалар. Авылдашларны
“Күз чишмәсе” турында халык арасында йөрүче риваять белән
таныштырдык, бергәләп суын татып карадык, үзебез белән алган савытларга
сихәт бирүче чишмә суын тутырып, кайтыр юлга кузгалдык. Барыр юлдан
күренеп торган Ятмас-Дусай, Ямбулат-Пустыш ( халык телендә Күкчә
авылы), Шепшеңәр, Майский совхозы авыллары, Кукмара районы турында
сөйләп үттек. Авылдашларга әлеге сәяхәт ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International