«Авылымның уңганнары – эшкә батыр булганнары» исеме астында туристик маршрут

2020 елның 25 сентябре, җомга
24 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында клуб мөдире белән берлектә «Ямьле Саба» проекты кысаларында  «Авылымның уңганнары – эшкә батыр булганнары» исеме астында туристик маршруты оештырдылар. Һәр кешенең яраткан туган җире бар,  һәм һәркем яши торган урынын ярата. Авылыбызның халык иҗаты үз тамырлары белән ерак үткәнебезгә китә. Кызганычка каршы, без йөзләгән еллар дәвамында әти-бабаларыбыз белгән шөгыльләрне һәм һөнәрләрне оныта барабыз, халкыбызның матур традицияләре онытыла. Бәхеткә  авылда оста кешеләр бетмәгән әле. Алар халык иҗаты мирасын саклап һәм арттырып кына калмыйлар, ә  ниндидер яңалык кертәләр, эшләнмәләренең төрләрен камилләштерәләр, шулай ук туганнарына, якыннарына һәм үсеп килүче буынга үз тәҗрибәләрен тапшыралар.
    Шуңа күрә дә безнең экскурсиянең максаты да халык осталары белән, Сабабаш авылы объектлары белән танышу иде. Ә безнең  маршрутыбыз Сабабаш урманчылыгында башланды. Территориядә урнашкан төрле  объектлар белән таныша алдык,  клуб мөдире Нургалиева А.Ф. авылның горурлыгы булган, элек юкә мунчалаларының кайда һәм ничек эшләүләре турында сөйләде. Ә киләсе маршрут авылыбыз остасы-Шаманов Нәкыйп абый белән очрашу иде. Ул агач эше белән шөгыльләнә, сандыклар ясый, һәм безгә сандык ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Балаларга экскурсия бик ошады, алар анда бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматләр алдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International